“Хәерле иртә” тапшыруы кысаларында - “Сөекле Пәйгамбәребез” проекты
Әлеге проект Пәйгамбәребез туган айны зурлау максатыннан, Россия Ислам университеты, Күвәйтнең Вакфлар һәм диннәр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылган.
"Татарстан — Яңа Гасыр" каналында "Хәерле иртә" тапшыруы кысаларында, "Сөекле Пәйгамбәребез" проекты тормышка ашырыла башлады. Ул 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге проект Пәйгамбәребез туган айны — Мәүлидне зурлау максатыннан, Россия Ислам университеты, Күвәйтнең Вакфлар һәм диннәр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылган.
"Сөекле Пәйгамбәребез" проектында Мөхәммәд (с.г.в.) турында вәгазьләр, аның тормышыннан хикәятләр, шулай ук Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чаралардан сюжетлар, танылган мөнәҗәтчеләр белән очрашулар булачак.
Тапшыру кысаларында, Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормышын белүгә нигезләнгән викторина үткәрү дә көтелә, дип хәбәр итә РИУ матбугат хезмәте.
Җавапларыгызны (почта штампы буенча) 26 нчы февральга кадәр җибәрә аласыз яки pashshut@mail.ru электрон адресы буенча.
Ахыргы хәбәрләр
- "Бәллүр каләм" XV журналистлык конкурсы йомгаклары
- “Җырлы-моңлы балачак 2012”
- Изге Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне
- "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайты - "Татнет Йолдызы"!
- Иң зур Коръән басмасын хәтем кылдылар
- "KAZANSUMMIT 2012"
- 8 май – Халыкара музейлар көне
- Башкортстанның Халыклар дуслыгы ордены иясе
- "Стар инглиш"
- Казан юлларының уннан бере өлеше быел яңартылачак







Комментарии: