- Үз эченә "Татарстан — Яңа Гасыр" телеканалын, "Болгар радиосы" н алган. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте 2001 елның 17нче маенда теркәлгән. Хәбәрләрнең беренче чыгарылышлары, яңа авторлык тапшырулар эфирга 2002 елның 26нчы августында чыга башлады.
- Ике иярчен аша сигнал Россия регионнары, БДБ илләре, Европа һәм Азиянең зур өлешенә тарала. "Татарстан — Яңа Гасыр" каналының көчле сигналын Татарстанның һәр районында тотып була. Телеканал тапшыруларын Удмуртия, Башкортостан, Чувашия республикаларында, Мәскәү, Свердловск, Оренбург, Самара, Саратов, Новосибирск, Төмән, Әстерхан өлкәләрендә, Красноярск, Краснодар крайларында, Казахстан, Финляндия, Төркия, Чехия, Латвия, Литва, Эстония, Кытайда карыйлар. Телеканал тапшырулары www.tnv.ru сайтында online тәртибендә трансляцияләнә. Бу үз чиратында телеканал тапшыруларын Internet челтәреннән җир шарының теләсә кайсы ноктасыннан карарга мөмкинлек бирә.
"Татарстан — Яңа Гасыр" телеканалы һәркөнне 22 сәгать буе ике дәүләт телендә дә — татар һәм рус телләрендә эшли. Канал үз тамашачыларына тапшыруларның төрлесен — хәбәрләр, иҗтимагый-сәяси тапшырулар гына түгел, телесериаллар, ток-шоулар, спорт матчларының һәм кызыклы тамашаларның турыдан-туры трансляцияләрен дә тәкъдим итә. Биредә дубляж студиясе тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән мультипликацион фильмнар, сериаллар белән бергә безнең һәм чит ил кинематографиясенең иң яхшы үрнәкләрен дә күрергә була. Эфирда 40тан артык даими тапшыру һәм программа бар.
Телеканалның 14 миллионнан артык потенциаль аудиториясе бар. Компаниянең Мәскәү һәм Екатеринбургта хәбәрчеләр пунктлары эшли. Тиздән Самара, Саратов, Уфа һәм Ижауда корпунктлар ачылачак.
"Болгар радиосы" – мәгълүмәти - музыкаль интерактив радио — Татарстанның барлык районнарында ишетелгән, тәүлек буе эшләүче бердән-бер мәгълүмати-музыкаль FM радиостанциясе. Иң алдынгы технологияләр кулланып эшләнгән тапшыруларны бөтен Россиядә — Калининградтан Себергә кадәр, шулай ук, Финляндия, Латвия, Литва, Румыния, Болгария, Украина, Белоруссия һәм башка илләрдә дә тыңлыйлар. Татарстаннан читтә "Болгар радиосы"н "НТВ+" челтәренең стандарт комплексы ярдәмендә кабул итәргә һәм дөньяның төрле ноктасында радиотапшыруларны online режимында Internet челтәре аша ишетергә мөмкин
420095, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9нчы йорт
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе"
Телефон: (843) 570-51-02, 570-50-35, факс: (843) 554-30-40
E-mail: pr_tnv@mail.ru






