Бүген: -- ------ 20-- --:--
Видеоархив
Хәзерге вакытта эфирда
22:00 "Партизаны". Телесериал  
Online
Хәзерге вакытта эфирда
23:00 Музыкаль эстафета  
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Телепрограмма "Болгар радиосы" Безнең архив Хәбәрләр Promo-банк

Дирекция информационных программ

Информацион программалар дирекциясе татар телендәге "Татарстан хәбәрләре" һәм рус телендәге "Новости Татарстана" хәбәрләр редакцияләрен берләштерә.

"Татарстан хәбәрләре" һәм "Новости Татарстана" тапшыруларының беренче чыгарылышлары эфирга 2002 елның 26нчы августында чыкты. Иң элек "Хәбәрләр" көнгә 2 тапкыр чыга иде, хәзер исә җөмһүрияттәге вакыйгалар белән тамашачылар көненә 9 мәртәбә таныша.

 


 Светлана Звонарёва   Радик Фархуллин
Альбина Полищук Данил Гиниятов

 

Шимбә саен ике редакция атнаның вакыйгаларына нәтиҗә ясап, "Татарстан. Атналык күзәтү" һәм "Новости Татарстана" программаларын әзерли. "Хәбәрләр"не 30 хезмәткәр - хәбәрчеләр, продюсерлар, редакторлар, алып баручылар - "ясый". "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының хәбәрләр хезмәте - күпсанлы конкурслар, шул исәптән, бөтенроссия бәйгеләрендә дә җиңү яулаган коллектив.

Эшләре бик авыр: республика тормышы турында Татарстан тамашачыларына гына түгел, шулай ук Төркия, Финляндия, Швеция, Чехия, Германия, элеккеге Союз республикаларында яшәүчеләргә дә мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сөйли белергә кирәк. Редакция йолдызлы хезмәткәрләре белән дан тота: Лилия Гильдеева, Мария Штейн, Дмитрий Нестеров, Гүзәл Хәйретдинова, Наталья Лукина, Рәфыйкъ Галиев кебек журналистлар - иҗат юлларын нәкъ менә безнең каналда башлаган шәхесләр.



2008 елның октябреннән "Новости Татарстана" барлык регион яңалыкларыннан алданрак – 18 сәгать 30 минутта чыга башлады.



"Татарстан хәбәрләре" тапшыруы слоганы - "Сүзнең кадерен белеп эшлибез".



"Новости Татарстана" тапшыруы слоганы - "Главные новости республики" ("Җөмһүриятнең төп яңалыклары").



"Татарстан хәбәрләре" тапшыруының баш редакторы: Данил Гыйниятов

Режиссерлар: Илүзә Апанаева, ГөлсинәКадыйрова
Телефоннар: (843) 570-50-18, 570-50-20

"Новости Татарстана" тапшыруының баш редакторы: Радик Фәрхуллин
Режиссер: Альбина Горбунова, Фирая Хамидуллина 
Телефоннар: (843) 570-50-17, 570-50-21

без социаль челтәрләрдә