Главная редакция музыкальных и литературных программ
Флюра Абдуллина, Гөлнара Сабирова, Фердинанд Сәләхов, Галина Казанцева, Ләйлә Дәүләтова, Ләйсәнә Садретдинова, Айдар Фәйзрахманов... Бу кешеләр юкка гына бер исемлектә түгел - аларны әдәби һәм музыкаль тапшыруларның баш редакциясе берләштерә. Һәрберсе - һәрдаим эзләнүдә булган иҗади шәхес.
Программаларның алып баручылары:
![]() |
![]() |
![]() |
| Ләйлә Дәүләтова | Ләйсәнә Сәдретдинова | Флюра Абдуллина |
Флюра Абдуллина һәм Ләйсәнә Садретдинова "Татарлар" һәм "Халкым минем..." тапшыруларында татар дөньясының иң кызыклы һәм иң актуаль вакыйгаларын бәян итә, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы белән таныштыра.
Айдар Фәйзрахманов һәм Нәҗиб Бәдретдинов "Җырлыйк әле! Караоке" тапшыруында Татарстан халкының җырга маһирлыгын ачыклый. Алар фикеренчә, теләсә кайсы кеше җырлый ала!
"Кара-каршы" тапшыруы алып баручылары Рамил Тухватуллин һәм Энҗе Шәйхетдинова татар тарихы, филологиясе, фән һәм сәнгать үсешенә кагылышлы темаларга төрле танылган шәхесләр белән әңгәмәләр кора.
Татар юморы юк, дип кем чаң суга?! "Көлкеханә"ле Илфат Мөхәммәтшин һәм Илдар Кәримов инде менә җиденче ел шаян сценарийлы тележурналлары белән бу фикерне кире кага.
Ләйлә Дәүләтова гаилә бәхете серен эзли-эзли күп кенә танылган шәхесләрнең гаиләләрендә булырга өлгергән. Эзләнүләренең нәтиҗәсе - "Адәм белән Һава" тапшыруында.
Редакциядәге иҗади процесс белән баш редактор Зөлфия Әсәдуллина җитәкчелек итә. Тамашачыларның күбесе аны "Эхо голоса твоего" һәм "Великие знаменитые" тапшырулар цикллары буенча хәтерли.
Редакциянең телефоны: (843) 570-50-16









