Aбдрахманов Илфат
Вазифагыз: "Новости Татарстана" тапшыруының алып баручысы
Йолдызлык буенча: чаян, үгез.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: табиб.
Белемегез: драма театры артисты, МДИУның юридик факультеты.
Телевидениегә ничек эләктегез: конкурс буенча.
Иң яратканыгыз: кызыклы кешеләр белән аралашу.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: лаек булмаган кешеләрнең карьеризмы.Ни кызганыч, андыйлар очрый.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: кешенең үзе булдыра ала торган, күңеленә ошаган эшне – яратып һәм чын күңелен биреп эшләве.
Хыялыгыз: ул хакта сөйләмиләр – чынга ашмаска мөмкин.
Тормыш максаты: бирешмәскә.
Тормышта иң зур уңышыгыз: яраткан эшем.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: аларга игътибар итмәскә тырышам.
Мавыгуларыгыз: классик музыка, әдәбияттан - Булгаков, Бунин.
Тормыш мәгънәсе: тереклек итәргә түгел, ә яшәргә.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: оптимист булырга кирәк.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… игелек һәм тынычлык телим. Яратыгыз һәм яратылыгыз!
|