Абдуллина Флюра
Вазифагыз: "Татарлар" тапшыруы авторы һәм алып баручысы
Туган көнегез: 1963 елның 30нчы июле, Татарстанның Балык Бистәсе районы, Кече Укмас авылы
Балачакта кем булырга теләгән идегез: журналист
Белемегез: югары, Казан дәүләт университеты
Телевидениегә ничек эләктегез: конкурс буенча
Иң яратканыгыз: үземнең эшем
Нәрсә ачуыгызны чыгара: профессиональсезлек
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: югары осталык
Хыялыгыз: ул халык теләкләре белән тәңгәл - татар телендә чыгучы тапшыруларның артуын телим.
Тормыш максаты: хыялларымны тормышка ашыру.
Тормышта иң зур уңышыгыз: үз урынымда булуым.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: нахакка рәнҗетү.
Мавыгуларыгыз: китап уку.
Тормыш мәгънәсе: үземнән соң яхшы эз калдыру.
Гаилә хәле: кияүдә түгел.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: ешрак елмаегыз.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… мәрхәмәтлерәк булыгыз, башкаларны хөрмәт итегез.
|