Ахмадуллин Марсель
Вазифагыз: "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу тапшыруының һәм "Яңа Гасыр" радиосының хәбәрләр алып баручысы.
Туган көнегез: 1984 елның 16нчы октябре, Казан.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: үсеп җитәргә хыялландым, супермен булырга да теләдем.
Белемегез: Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты.
Телевидениегә ничек эләктегез: очраклы рәвештә генә.
Иң яратканыгыз: зәңгәр күк йөзе, шәфәкъ, ихласлык, күзләрдә чагылган мәхәббәт.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: ачуымны ачулы чакларым чыгара.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: эшеңне кимчелексез, бөтен күңелеңне биреп башкару.
Хыялыгыз: бөтен дөньяда тынычлык
Тормыш максаты: тормышның ни икәнен, ниһаять, аңлау...
Тормышта иң зур уңышыгыз: менә хәзер биредә булуым, сез минем анкетамны укыйсыз һәм... елмаясыз. ...Әйтәм бит - елмаясыз! :-)
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: Ел саен бүләкләрне Кыш Бабакай түгел, ә әнием салганны белгәч, күңелем шундый төшкән иде!..
Мавыгуларыгыз: велосипед, чаңгы, мунча, музыка.
Тормыш мәгънәсе: яшәү – үзе мәгънә.
Гаилә хәле: өйләнгән
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: бар да уза:яхшысы да, начары да.Беренчесеннән дә, икенчесеннән дә тәм таба белергә кирәк.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… Сәламәт булыгыз. Исегездә тотыгыз:телевидениене сез ясыйсыз, шуңа күрә активрак булыгыз - шалтыратыгыз, хатлар языгыз. Дуслар! Әйдәгез, тату яшик!
|