Алмаз
Вазифагыз: "Яшьләр тукталышы" тапшыруы алып баручысы.
Туган көнегез: 1987 елның 16нчы сентябре.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: хирург.
Белемегез: югары.
Телевидениегә ничек эләктегез: Венера тәкъдим итте.
Иң яратканыгыз: гаделлек.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: ялагайлану, ялган, икейөзлелек.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: эшкә тугрылык, аны җиренә җиткереп башкару.
Хыялыгыз:парашют белән сикерү.
Тормыш максаты: һәр көн яңалык табу һәм беркайчан да бирешмәү.
Тормышта иң зур уңышыгыз: ТВга эшкә керү!
Мавыгуларыгыз: спорт, кино, уку.
Гаилә хәле: өйләнмәгән, аерылышмаган.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: һәрвакытта да күтәренке рухта булыгыз.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… Безнең каналны карагыз! Без сезнең өчен эшлибез!
|