Апросин Матвей
Вазифагыз: "Доброе утро!" тапшыруын алып баручы.
Туган көнегез: 1981нче елның 12нче июле, Казан шәһәре.
Белемегез: югары.
Телевидениегә ничек эләктегез: белдерү буенча.
Иң яратканыгыз: үземнең песиләремне.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: тупас, әдәпсез һәм ялганчы булу.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: үз эшеңне яратып, дөрес итеп эшләү.
Хыялыгыз: ул сер.
Мавыгуларыгыз: музыка, әйбәт драма жанрындагы кино.
Гаилә хәле: өйләнмәгән.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: иртәгә, бүгенгегә караганда, әйбәтрәк булыр дип ышаныгыз.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… барысын, барысын да һәм күбрәк.
|