Ассоль
Вазифагыз: "Прогноз погоды" тапшыруының алып баручысы.
Туган көнегез: 1978 елның 4нче октябре
Балачакта кем булырга теләгән идегез: милиционер
Белемегез: югары икътисадый
Телевидениегә ничек эләктегез: уңышны койрыгыннан эләктердем.
Иң яратканыгыз: эшем, гаиләм, ироник детективлар, кыздырылган тавык.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: тупаслык, тәкәбберлек, әшәкелек.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: эшеңнең нидән гыйбарәт икәнлеген төгәл аңлау, нинди генә кыенлыклар туса да, аны башкарып чыгу.
Хыялыгыз: гомерем буе телевидениедә эшләү.
Тормыш максаты: эштә дә, шәхси тормышта да уңышларга ирешү
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: якын дустымны югалттым.
Мавыгуларыгыз: кер юарга, ашарга әзерләргә, укырга, телевизор карарга, эшкә йөрергә яратам.
Тормыш мәгънәсе: гаилә.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: ни генә булмасын – күңелегезне төшермәгез, елмаеп һәрчак алга атлагыз.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… Яхшы һава торышы! Безнең белән калыгыз!
|