Бүген: -- ------ 20-- --:--
Видеоархив
Хәзерге вакытта эфирда
22:00 "Партизаны". Телесериал  
Online
Хәзерге вакытта эфирда
23:00 Музыкаль эстафета  
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Телепрограмма "Болгар радиосы" Безнең архив Хәбәрләр Promo-банк


Назад к списку

Дәүләтова Ләйлә

Вазифагыз: "Адәм белән Һава" тапшыруы авторы һәм алып баручысы.

Туган көнегез: 1978 елның 18нче апреле, Татарстанның Актаныш районы.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: җырчы.
Белемегез: Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты, Татарстан Фәннәр академиясенең аспирантурасы.
Телевидениегә ничек эләктегез: КДУның II курсында укыган чакта бәйгедә катнашкан идем – җырладым. Анда мине ТВ режиссеры Дания Гаязова күреп алды һәм хәбәрче булып эшләп карарга тәкъдим итте. Мин аңа шундый рәхмәтлемен!
Иң яратканыгыз: ирек!
Нәрсә ачуыгызны чыгара: көнчелек.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул:  булдыра алган эш белән шөгыльләнү һәм аны күңелеңне биреп башкару.
Тормыш максаты: куелган максатка ирешеп тә кеше булып калу.
Тормышта иң зур уңышыгыз: бәхетле булып тууым.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләрдән күңелем кайтты.
Мавыгуларыгыз: туйлар алып барам.
Тормыш мәгънәсе: бәхетле булырга һәм башкаларны да бәхетле итәргә.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: яшисең килеп яшә!
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем... безнең каналны карагыз.

без социаль челтәрләрдә