Файзрахманов Айдар
Вазифагыз: "Җырлыйк әле! Караоке" тапшыруы алып баручысы.
Туган көнегез: 1955 елның 30нчы гыйнвары, Татарстанның Арча районы Урта Бәрәзә авылы.
Балачакта кем булырга теләгән идегез:җырчы
Белемегез: Казан дәүләт педагогика институты (тәмамлау елы – 1976), Казан дәүләт консерваториясе (тәмамлау елы – 1981).
Телевидениегә ничек эләктегез:"Җырлыйк әле! Караоке" тапшыруы авторы Нәҗип Бәдретдиновның чакыруы буенча.
Иң яратканыгыз: тәртип һәм бар нәрсәдә дә - профессиональлек.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: җыйнаксызлык һәм ялкаулык.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: мәдәнилек, мөнәсәбәт дәрәҗәсе, сыйфат, әзерлек, укымышлылык = нәтиҗә.
Хыялыгыз: яшәргә - иҗат итәргә, иҗат итәргә - яшәргә.
Тормыш максаты: яшәргә - картаймаска, кайгырмаска, үзеңә һәм үз кыйблаңа хезмәт итәргә.
Тормышта иң зур уңышыгыз: әти-әниемнең миңа Аллаһ һәдиясен бүләк итүләре: музыкада яшәү һәм ярату.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: вакытның җитмәве.
Мавыгуларыгыз: фотография, спорт, бакча, авыл, аралашу.
Тормыш мәгънәсе:хезмәтемнең җимешләрен татып карау, башкалар белән бергә һәм башкалар уңышына сөенә белү.
Гаилә хәле: өйләнгән, ике балам бар.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: беркайчан да күңелне төшермәскә - бар да уза.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… "Җырлыйк әле! Караоке" тапшыруын һәм мине күзәтеп барыгыз – кызык булачак!
|