Бүген: -- ------ 20-- --:--
Видеоархив
Хәзерге вакытта эфирда
22:00 "Партизаны". Телесериал  
Online
Хәзерге вакытта эфирда
22:15 Сәхнәдәш  
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Телепрограмма "Болгар радиосы" Безнең архив Хәбәрләр Promo-банк


Назад к списку

Фәрхуллин Радик

Вазифагыз: "Новости Татарстана" тапшыруының баш редакторы һәм алып баручысы.

Балачакта кем булырга теләгән идегез: укытучы, 1997 елда укытучы һөнәре буенча диплом алып, хыялым тормышка ашты.
Белемегез: югары, Казан дәүләт педагогика университетының филология факультеты.
Телевидениегә ничек эләктегез: конкурс "иләкләре" аша узып. Башта барысын да таң калдырган идем, аннан соң әлеге тәэсирләрне аклар өчен, бик тырышып эшләргә туры килде.
Иң яратканыгыз: акыллы кешеләрне тыңлап утыру.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: профессиональсезлек.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: кискен хәлләрдә тиешле хәрәкәт итү.
Хыялыгыз: һөнәремдә үземне 100%ка тормышка ашырырга.
Тормыш максаты: хыялымны чынга ашыру.
Тормышта иң зур уңышыгыз: телевидениедә эшләвем.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: үз гомеремдә андый хисләрне кичерергә туры килмәде. Алга таба да кичерергә язмасын!
Мавыгуларыгыз: эш.
Тормыш мәгънәсе: яшәү һәм тормыштан тәм табу.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: киңәшләр бирергә яратмыйм, бигрәк тә тормышның барлык очракларына да. Андый киңәшнең булуы мөмкин түгел.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләремуңышлар телим. Үзегезгә һәм тирә-яктагыларның мәхәббәтенә ышаныгыз!

без социаль челтәрләрдә