Фазлиева Лейсира
Вазифагыз: "Нәсыйхәт", "Җомга вәгазе" тапшырулары редакторы.
Туган көнегез: 1978 елның 19нчы июне.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: пешекче, балерина, фигуристка, гимнастка, илче, тәрҗемәче, ТВда алып баручы һ.б. алып баручысы. Кайсыдыр һөнәр иясе булу теләге профессиональ ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрне күргәндә туа иде. Әле һаман да табиб булырга хыялланам.
Белемегез: Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты.
Телевидениегә ничек эләктегез: I курсны тәмамлаганнан соң дәүләт телевидениесенең хәбәрләр һәм иртәнге программаларына практика үтәргә килдем.
Иң яратканыгыз: бүләкләр бирү.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: талант+белем+тәҗрибә
Хыялыгыз: балачакка кире кайту.
Тормыш максаты: тату, бәхетле гаилә кору.
Тормышта иң зур уңышыгыз: минем бу дөньяга килүем.
Мавыгуларыгыз: табигать кочагында ял итү, китап уку, бәйләү (әлегә бу шөгылем бәйләү буенча журналларны карау белән генә чикләнә).
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Аллаһка ышан, һәм тормыш авыр хәлдә нәрсә эшләргә кирәклеген үзе әйтеп бирер.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… Безнең каналда сезнең күңелгә хуш килердәй тапшырулар бик күп, шуңа күрә һәрчак "Татарстан - Яңа Гасыр" белән бергә булыгыз һәм муллыкта яшәгез!
|