Бүген: -- ------ 20-- --:--
Видеоархив
Хәзерге вакытта эфирда
22:00 "Партизаны". Телесериал  
Online
Хәзерге вакытта эфирда
23:00 Музыкаль эстафета  
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Телепрограмма "Болгар радиосы" Безнең архив Хәбәрләр Promo-банк


Назад к списку

Гәрәева Замирә

Вазифагыз: "Бирегез мәйдан!" тапшыруының алып баручысы.

Туган көнегез: 1979 елның 13нче октябре

Балачакта кем булырга теләгән идегез: артистка

Белемегез: Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының филология факультеты

Телевидениегә ничек эләктегез: очраклы гына, ләкин нәкъ менә үзем булырга тиешле урынга эләктем дип уйлыйм.

Иң яратканыгыз: тормыш.

Нәрсә ачуыгызны чыгара: үзем ышанган кешеләргә ышанычым югалу.

Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: белем һәм тәҗрибәгә җавап бирердәй күнекмәләргә таянып, үз эшеңне эшләү.

Хыялыгыз: рәхәтләнеп эшкә бару һәм рәхәтләнеп эштән кайту.

Тормыш максаты: тормышта максатлар күп. Берсенә ирешкәч, алга яңасын куясың.

Тормышта иң зур уңышыгыз: яраткан эшем, тирәмдә искиткеч кешеләр, ышанычлы дуслар. Бу зур уңыш инде. Барысы да алда әле!

Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: тормышта төрле хәлләр була. Тик... күңелне төшерердәй зур вакыйгалар булганы юк.

Мавыгуларыгыз:  китаплар, бәйләү, психология.

Тормыш мәгънәсе: кемгәдер кирәклегеңне белеп һәм тоеп яшәү.

Гаилә хәле: кияүдәмен, улым – Аяз.

Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: йөрәгегезне тыңлагыз – ул барысын да үзе әйтер!

"Татарстан – Яңа Гасыр"тамашачыларына теләкләрем Сезнең хыялларыгыз – минем теләкләрем!


без социаль челтәрләрдә