Бүген: -- ------ 20-- --:--
Видеоархив
Хәзерге вакытта эфирда
22:00 "Партизаны". Телесериал  
Online
Хәзерге вакытта эфирда
23:00 Музыкаль эстафета  
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Телепрограмма "Болгар радиосы" Безнең архив Хәбәрләр Promo-банк


Назад к списку

Гарипов Рамил

Вазифагыз: "Туган җир" тапшыруының алып баручысы.

Туган көнегез: 1976 елның 2нче июне.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: хәрби яки урманчы.
Белемегез: югары.
Телевидениегә ничек эләктегез: барысы да көтмәгәндә килеп чыкты! Күрәмсең, язмыш үзе шулай хәл иткәндер...
Иң яратканыгыз: тормыш.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: минем янымда бер төрле, ә башкалар янында минем хакта сөйләп йөрүчеләр.   
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: минемчә, үз эшеңнең чын остасы булу өчен үз өстеңдә һәрдаим эшләргә, камилләшергә кирәк.
Хыялыгыз: җир йөзендә барлык кешеләрнең дә тигез керем алуын теләр идем, ярлылар һәм байлар бүленеше булмасын иде.
Тормыш максаты: тормышым максаты дөньяның үзе шикелле гади: йорт салу, ир-бала үстерү. Хәер, йортым инде салынган, балаларым да бар, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә генә кала.  
Тормышта иң зур уңышыгыз: Мин үземне бәхетле кешегә саныйм. Шулай да, иң зур уңышымның әле алда булуына ышанам. 
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: якын дусларымның хыянәте.
Мавыгуларыгыз: балык тоту, умартачылык.
Тормыш мәгънәсе: яхшы гамәлләр генә кылу.
Гаилә хәле: өйләнгән.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Карарларны аек акыл белән кабул итегез.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… мәхәббәт, сәламәтлек, тынычлык. Безнең каналны ешрак карагыз!

без социаль челтәрләрдә