Бүген: -- ------ 20-- --:--
Видеоархив
Хәзерге вакытта эфирда
22:00 "Партизаны". Телесериал  
Online
Хәзерге вакытта эфирда
23:00 Музыкаль эстафета  
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Телепрограмма "Болгар радиосы" Безнең архив Хәбәрләр Promo-банк


Назад к списку

Гыйниятова Гөлназ

Вазифагыз: "Татарстан хәбәрләре" тапшыруының алып баручысы.

Туган көнегез: 1974 елның 22нче апреле, Татарстанның Минзәлә районы
Балачакта кем булырга теләгән идегез: актриса, стюардесса.
Белемегез: югары.
Телевидениегә ничек эләктегез: чакырдылар һәм мин озак уйлап тормадым.  
Иң яратканыгыз: яратырга! Тормыш белән ләззәтләнергә! Улларым – Айзат белән Аязның яңгыравык көлүләрен яратам – монысын сүз белән генә аңлатып булмый...
Ачуыгызны нәрсә чыгара: тәртипсезлек, агрессивлык, пунктуаль булмау.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: эшли белү.   
Хыялыгыз: хыялланырга яратмыйм, мин һәрвакыт үз алдыма конкрет максатлар куям.  
Тормыш максаты: һәр көнгә куанып яшәргә, үземә нәрсә кирәклеген белергә һәм аңа ышанырга, шул вакытта гына теләгәнеңә ирешеп була. 
Иң зур уңышыгыз: бик яхшы кешегә кияүгә чыктым, малайлар таптым. Гаиләм – минем иң зур уңышым!
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: тьфү-тьфү, өметнең өзелгәне әле булмады. Ә вак-төяк? Алар һәрвакыт очрап тора... Канәгатьсезлекләр азапласа да яшәргә өйрәтәләр.
Мавыгуларыгыз: тәмле ашлар әзерләү, биюләр...
Тормыш мәгънәсе: оныкларым һәм балаларым минем белән горурланырлык итеп лаеклы яшәүдә
Гаилә хәле: кияүдә, улларымның берсенә - сигез, икенчесенә - өч яшь.  
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: кайгырмаска! Проблемалар кайгырып хәсрәтләнер өчен түгел, ә аларны чишәр өчен бирелә!
"Татарстан - Яңа Гасыр" тамашачыларына теләгемүз-үзең белән гармониядә яшәү, мәхәббәт, иминлек, күңел тынычлыгы һәм, әлбәттә, нык сәламәтлек!

без социаль челтәрләрдә