Хөсәенова Гүзәл
Вазифагыз: "Родная земля" тапшыруын алып баручы.
Туган көнегез: 1976 елның 25нче июле, Түбән Кама шәһәре.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: әбием кебек укытучы.
Белемегез: югары, КДУның рус теле һәм әдәбияты филологиясе бүлеге.
Телевидениегә ничек эләктегез: белдерү буенча.
Иң яратканыгыз: ашарга.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: кешенең үзен Аллаһ һәм патша дип санавы. Ә бит ул Җир шарында бары тик бер кисәк кенә.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: эшеңне көндәшләрең мактаса.
Хыялыгыз: атка атланып, тау сукмагыннан походка чыгу.
Тормыш максаты: тулы йорт.
Тормышта иң зур уңышыгыз: минем туувым.
Тормышта иң зур күңелегезне төшергәне: бу кемгә кызык икән?..
Мавыгуларыгыз: кул эшләнмәләре, атлар, песиләр, этләр.
Тормыш мәгънәсе: үзең оят булмаслык итеп яшәү.
Гаилә хәле: кияүдә түгел.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: барысы да уза, монысы да узачак...
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… күңел тынычлыгы телим.
|