Бүген: -- ------ 20-- --:--
Видеоархив
Хәзерге вакытта эфирда
22:00 "Партизаны". Телесериал  
Online
Хәзерге вакытта эфирда
22:15 Сәхнәдәш  
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Телепрограмма "Болгар радиосы" Безнең архив Хәбәрләр Promo-банк


Назад к списку

Хуснуллина Лейсан

Вазифасы: “Хәерле иртә!” тапшыруын алып баручы.

Туган көне, елы һәм урыны: 1984 елның 5нче сентябре, Казан шәһәре.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: табип.
Белеме: КДУның җурналистика һәм социология факультеты.
Телевидениегә ничек эләктегез: бирегә практика гына үтәргә килгән идем. Ошады да, эшкә үк калдым.
Иң яратканыгыз: тормышны, гаиләмне, ял итүне, язны яратам.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: ялган.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: башкалар эшенә катышмыйча, үзеңнекен уңышлы башкару.
Хыялыгыз: дөнья буйлап сәяхәт итү.
Тормыш максаты: киләчәктә оныклар горурлана алырдай итеп яшәү.
Тормышта иң зур уңышыгыз: кызым Зәйнәп.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: Аллага шөкер, андый вакытлар булганы юк!
Мавыгуларыгыз: йөзү, бәйләү, китап уку.
Тормыш мәгънәсе: үзеңне башкаларга кирәкле итеп сизү.
Гаилә хәле: кияүдә.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Елмаегыз!


без социаль челтәрләрдә