Исмагилова Гелюса
Вазифагыз: "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы алып баручысы.
Туган көнегез: 1974 елның 24нче сентябре, Татарстанның Биектау районы Абсабаш авылы
Балачакта кем булырга теләгән идегез: журналист, агроном.
Белемегез: югары.
Телевидениегә ничек эләктегез: бертуган абыем киңәш итте. Иң якын дусларымны нәкъ менә биредә таптым, без хәзер дә бергә. Бу иң мөһиме!
Иң яратканыгыз: намуслылык, ихласлык, яратырга һәм яратылырга, чәй эчәргә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм кулын сузарга, балам белән мәш килергә яратам.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: икейөзлелек, салкынлык, гайбәтләр, хурлау, куркаклык.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: күңелеңә чын-чынлап ошаган эшне эшләү.
Хыялыгыз: яраткан кешем белән лаеклы тормыш яшәргә, аңа беркайчан да ялганламаска, балаларымны да шуңа өйрәтергә. Әти-әниемә борчу, мәшәкать китермәскә.
Тормыш максаты: акыл тупларга, Галәм белән гармониядә яшәргә өйрәнергә, йөрәкне тыңлый белергә, башкаларны кыерсытмаска.
Тормышта иң зур уңышыгыз: дусларым һәм якыннарым. Бөтен нәрсәдә - уңыш. Булганына канәгать булып яшим, бәлки, шуңа да миңа уңыш гел елмая. Тагы да яхшырак булачагына ышанам мин.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: кешеләргә ышанам, ә кайчак алардан күңел кайта. Хәзер инде мин моның белән газапланмыйм - барысы да әйбәт булачак бит! Андый кешеләр үзеннән-үзе гомер юлымнан төшеп кала, һәм мин аларны гафу итәм.
Мавыгуларыгыз: ашарга пешерергә, бәлеш ясарга, кирәкмәгән әйберләрне жәлләмичә ташларга яратам. Кунакларны кабул итәргә яратам, әмма кунакка йөрергә яратмыйм. Су коенырга яратам, ләкин йөзә белмим.
Тормыш мәгънәсе: яхшырак, мәрхәмәтлерәк, ягымлырак булу, кешеләрне аңлау, аларга җылыңны бүләк итү, якыннарыңның күңелен төшермәү.
Гаилә хәле: кияүдә, улым бар.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Курыкмаска кирәк. Аллаһ Тәгалә кеше уза алмый торган сынауларны беркайчан да җибәрми. Аларны җиңеп, кеше көчлерәк була. Аллаһтан сабырлык түгел, көч сорагыз. Фәкать ихлас ярату белән яратыгыз, мәхәббәт - иң мөһиме ул.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… Җан тынычлыгы, сәламәтлек телим, тәвәккәллектән курыкмагыз, тормышта гел алга атлап барыгыз. Бернине дә кызганмагыз: югалткансыз икән, әйбәтрәген табарсыз. Ышаныгыз һәм яратыгыз!
|