Бүген: -- ------ 20-- --:--
Видеоархив
Хәзерге вакытта эфирда
22:00 "Партизаны". Телесериал  
Online
Хәзерге вакытта эфирда
23:00 Музыкаль эстафета  
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Телепрограмма "Болгар радиосы" Безнең архив Хәбәрләр Promo-банк


Назад к списку

Камал Фәнис

Вазифагыз: "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы алып баручысы.

Туган көнегез: 1982 елның 8нче марты. 
Балачакта кем булырга теләгән идегез: балалар бакчасыннан бирле кино актёры булырга хыялландым.  
Белемегез: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты.
Телевидениегә ничек эләктегез: ике елдан артык "Яңа Гасыр" радиосында алып баручы булып эшләдем. Телевидение алып баручысына кастинг игълан иткәч килдем дә калдым! 
Иң яратканыгыз: сигез елдан артык кикбоксинг белән шөгыльләндем, хәзер тай боксы белән мавыгам. Шулай ук, автоспортны яратам: төнге Казан буйлап машинада җилдерергә үлеп яратам! 
Ачуыгызны нәрсә чыгара: икейөзлелек, гламурлык, элитарлык.   
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: бар нәрсәне кирәк булганча эшләү.  
Хыялыгыз: кинода төшү.    
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: бар да ОК.  
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Киңәшләр бирергә яратмыйм, ләкин кабул итәргә яратам! 
"Татарстан - Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем... Безнең каналда калыгыз!

без социаль челтәрләрдә