Луиза
Вазифагыз: "Син – минеке, мин - синеке" тапшыруы алып баручысы һәм редакторы, "Яшьләр тукталышы" тапшыруы хәбәрчесе.
Туган көнегез: 1986 елның 6нчы июле, Казан шәһәре
Балачакта кем булырга теләгән идегез: табиб
Белемегез: югары, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты
Телевидениегә ничек килдегез: факультетта иртәнге тапшырулар редакциясенең элеккеге директоры (хәзерге вакытта “Яңа Гасыр” радиосының коммерция директоры) Руслан Сираҗетдиновны очратып, “Хәерле иртә!” тапшыруына практикага алуларын сорадым, ә аннан – “Яшьләр тукталышы”на күчтем.
Иң яратканыгыз: тормышны яратам.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: әкренлек, пунктуаль булмау, пассивлык.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: Иң беренче чиратта – эшеңне ярату. Тормышка башкача – иҗади, самими күзләр белән карау.
Хыялыгыз: Хыялларымны беркемгә дә сөйләмим.
Тормыш максаты: эштә - чын профессионал, өйдә - кайгыртучан хатын һәм ана, әти-әнигә ныклы терәк булу. Иң мөһиме – олыгайгач беркем алдында да кызарырлык булмасын иде.
Тормышта иң зур уңышыгыз: мин иң кайгыртучан, мәрхәмәтле, ягымлы, эчкерсез, намуслы әти-әнидән туганмын.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: 22 яшьлек кызга бу сорауга җавап бирү авыр.
Мавыгуларыгыз: эшем, чөнки мин аңа бөтен күңелемне бирәм, башкага көчем дә калмый. Ә Буш вакытымда укыйм, башка илләрнең мәдәнияте белән кызыксынам.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Дөнья ыгы-зыгысына бирешмәгез, дөнья үзе сезгә яраклашсын.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… ешрак гашыйк булыгыз – тормыш кызыклы, матур һәм серле тоелыр, һәм ялкаулык аның серләрен ачарга комачауламас!
|