Бүген: -- ------ 20-- --:--
Видеоархив
Хәзерге вакытта эфирда
22:00 "Партизаны". Телесериал  
Online
Хәзерге вакытта эфирда
22:15 Сәхнәдәш  
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Телепрограмма "Болгар радиосы" Безнең архив Хәбәрләр Promo-банк


Назад к списку

Нотфуллина Люция

Вазифагыз: "Хәерле иртә!" тапшыруы алып баручысы, "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы редакторы.

Туган көнегез: 1979 елның 3нче августы, Казан
Балачакта кем булырга теләгән идегез: балалар бакчасында тәрбияче
Белемегез: югары - Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Телевидениегә ничек эләктегез: студент чагымда могҗиза эзләп килгән идем, көне-төне чаба торган эшкә тап булдым.
Иң яратканыгыз: көндәлек мәшәкатьтән арынып, кичләрен якын туганнар белән бергә утырып чәй эчәргә.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: кешеләрнең үз эшләренә салкын, бармак аша каравы
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: белем, теләк һәм мөмкинлекнең бергә кушылуы
Хыялыгыз: җир тирәли сәяхәт 
Тормыш максаты: быел машина йөртергә өйрәнү. Киләчәккә максатлар санап бетергесез. Ходай исәнлек бирсен!
Тормышта иң зур уңышыгыз: мин сау-сәламәт килеш туганмын икән, моннан да зуррак бәхет юктыр дип саныйм. Яшәгән саен шуңа инанам.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: инглиз теле белгечлеге буенча укыдым. Кызганыч, тәҗрибә булмагач, тел онытыла. Шуңа йөрәгем әрни.
Мавыгуларыгыз: җәй көне җиләк җыю, кыш көне китап уку. Хәер, боларга вакыт елдан-ел әзрәк кала. Хәзер иң төп шөгылем - кызым, дип уйлыйм.
Тормыш мәгънәсе:  үз эшеңдә чын профессионал булу, сау-сәламәт балалар үстерү.
Гаилә хәле: кияүдә, 3 яшьлек кызым Илсөя үсә.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: бу тормышта сәламәтлектән дә кадерлерәк нәрсә юк. Шуны истә тотыгыз!
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләремБу тормыш диңгезендә югалып калмас өчен, һәрвакыт безнең дулкыннарда йөзегез!

без социаль челтәрләрдә