Рахматуллина Гульназ
Вазифагыз: "Хәерле иртә!" тапшыруының алып баручысы.
Туган көне, елы: 1975нче елның 27 июле
Балачакта кем булырга теләгән идегез: кем генә булырга хыялланмадым – тылсымчы, балалар табибы, диктор, укытучы, хисапчы һ.б.
Белемегез: Казан дәүләт университетының механика-математика факультеты
Телевидениегә ничек эләктегез: 2000 елда конкурс аша үтеп “Хәбәрләр” тапшыруына алып баручы булып килдем.
Иң яратканыгыз: Кызларымның бәхетле елмаюын күрү – минем өчен иң зур шатлык. Манты пешереп гаиләмне, якын дусларымны сыйларга, табигатьтә ял итәргә яратам.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: дорфалык, гаделсезлек, ялган.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: белем, тәҗрибә һәм эчке тоемлау.
Хыялыгыз: Балалар һәм әти-әниләр өчен тапшыру эшләү. Дөньяның иң матур илләренә сәяхәткә барасым килә. Ел буе кояшлы җәй булган диңгез ярында йортың булса да шәптер.
Тормыш максаты: Балаларга яхшы тәрбия бирү. Әти-әнинең өметләрен аклау. Яшәүдән һәм эштән тәм табу.
Тормышта иң зур уңышыгыз: Минем гаиләм.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: бер дә исемә төшми, ачу-үпкәләрне күңелдә озак сакламаска тырышам. Студент чакта спорт, җыр-бию белән шөгыльләнмәгәнемә, башлаган фәнни эшемнән баш тартканыма гына үкенәм.
Мавыгуларыгыз: тегәргә, китаплар укырга, кроссвордлар чишәргә, машина йөртергә яратам.
Тормыш мәгънәсе: шул мәгънәне эзләүдәдер инде аның асылы
Гаилә хәле: кияүдә, Энҗе һәм Алисә исемле ике кыз үстерәбез.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: барысы да яхшы булачагына һәм үз көчеңә ышанырга, төшенкелеккә бирелмәскә!
Татарстан – Яңа Гасыр"тамашачыларына теләкләрем... сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык. Безнең телеканал сезне һәрвакыт әйбәт һәм кызыклы тапшырулар белән сөендерсен!
|