Сафиуллин Ильдар
Вазифагыз: "Спорт хәбәрләре"нең алып баручысы.
Туган көнегез: 1983нче елның, 8нче апреле. Әлки районы, Югары Әлморза авылы.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: әбием белән бабам минем берәр җитәкче булуымны теләде. Аларның бу изге теләге балачак хыялыма әверелде. Ә хәзер караш та, максат та башка...
Белемегез: ТДГПУның тарих бүлеген тәмамладым.
Телевидениегә ничек эләктегез: дуслар тәкъдим итте.
Иң яратканыгыз: төгәллек, тәртип, җаваплылык.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: битарафлык, үз-үзеңнә ышанмау.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: эшне яратып һәм бар нечкәлекәрен аңлап башкару.
Хыялыгыз: әлегә әйтмим (хыял серле булганда гына тормышка аша).
Тормыш максаты: кирәкле, файдалы гамәлләр эшләп алга бару.
Тормышта иң зур уңышыгыз: яраткан кешеләр белән яшәп, үзем теләгән эштә эшләү.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: зарланучы кешеләр белән очрашу.
Мавыгуларыгыз: ял көннәрендә туган авылыма кайтып, өйдәгеләргә ярдәм итү һәм мунча керү. Шәһәрдә ял иткәндә, тетарга йөрү.
Гаилә хәле: өйләнгән.
Тормыш мәгънәсе: кирәкле, таянычлы кеше булу. Чын ирләргә хас булган яшәешнең изге бурычларын үтәү.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: теләсә кайсы вакытта тормышның матур ягын күреп, үзегезгә көч ала белегез.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… "Татарстан – Яңа Гасыр" каналында үзегез теләгән тапшыруны карап, ләззәтләнегез.
|