Шаймарданов Айдар
Вазифагыз: "Батырлар" тапшыруы авторы һәм алып баручысы.
Туган көнегез: 1985 елның 3нче гыйнвары, Әгерҗе районы, Тәбәрле авылы
Балачакта кем булырга теләгән идегез: журналист, юрист
Белемегез: Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты, аспирант
Телевидениегә ничек килдегез: телевидениедә практика үттем.
Иң яратканыгыз: ягымлылык, ышаныч, тугрылык
Нәрсә ачуыгызны чыгара: ялагайлык, икейөзлелек
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: сыйфатлы эш
Хыялыгыз: Майамига барырга телим.
Тормыш максаты: тормыш – кыска, изгелекләр эшләп калырга ашыгырга кирәк.
Тормышта иң зур уңышыгыз: КДУда укуым, телевидениедә эшләвем.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: әлегә бар да яхшы!
Мавыгуларыгыз: бильярд, боулинг, монтаж.
Гаилә хәле: өйләнгән
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Тормыш – матур, аннан начарлык эзләмәгез.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… тормышта үз сукмагыгыздан атлагыз, игелекле эшләр кылыгыз.
|