Степанова Михаил
Вазифагыз: "Новости Татарстана" тапшыруында спорт хәбәрләрен алып баручы.
Туган көнегез: 1977 елның 23нче августы, Казан.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: теләкләр бихисап күп иде.
Белемегез: Казан дәүләт университетының тарих факультеты.
Телевидениегә ничек эләктегез: спортка булган эчкерсез мәхәббәтем ярдәме белән, кирәкле вакытта кирәкле урында булдым.
Иң яратканыгыз: сәяхәт итү (комфорт белән).
Нәрсә ачуыгызны чыгара: пунктуальсезлек, Казанның кайбер машина йөртүчеләрнең үз-үзләрен тотышлары, безнең юлларның торышы.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: һәрбер кешенең үз эше белән мәшгуль булуы, җаваплылык.
Хыялыгыз: Россия җыелма командасының футбол буенча дөнья чемпионы булуы, һәм анда минем дә катнашуым.
Тормыш максаты: тормышны заяга узган еллар өчен үкенмәслек итеп яшәү... Классиклар шулай диләр бугай?..
Тормышта иң зур уңышыгыз: алда дип уйлыйм.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: 1999 елның көзендә Андрей Шевченконың Россия капкасына керткән голы.
Мавыгуларыгыз: кәефемнән тора.
Тормыш мәгънәсе: нигә шундый авыр сораулар бирәсез? Кешелекнең иң акыллы башлары әле һаман да эзләнүдә.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: киңәш бирмәгез, моны әйткәннәре бар бугай инде?
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… безнең каналда калыгыз. Бергә булсак, җиңәчәкбез! УРА, иптәшләр, ханымнар һәм әфәнделәр!
|