Тухватуллина Фарида
Вазифагыз: "Sиңа Mиннән Sәлам!" тапшыруының алып баручысы.
Туган көнегез: 1980 елның 10нчы апреле, Татарстанның Арча районы
Балачакта кем булырга теләгән идегез: табиб.
Белемегез: югары, ТДГПУның филология, КДТУның идарә, икътисад һәм хокук факультеты.
Телевидениегә ничек эләктегез: конкурста катнашып.
Иң яратканыгыз: тормыш үзе. Монда гаиләм, эшем, табигать һәм калган барлык төшенчәләр дә сыйган.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: ялган, икейөзлелек.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: эшнең асылын аңлау һәм аны югары дәрәҗәдә башкарып чыгу.
Тормыш максаты: хыялларны - максат итеп күрү һәм аңа ирешү.
Тормышта иң зур уңышыгыз: гаиләм.
Мавыгуларыгыз: чәчәкләр үстерү, ашарга пешерү.
Тормыш мәгънәсе: Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып вакытны заяга уздырмый һәр яңа туган таңга куанып яшәүдә, балаларга лаеклы тәрбия бирүдә.
Гаилә хәле: кияүдә, Мәликә исемле кызыбыз үсә.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: тормыш мәшәкатьләрсез булмый һәм һәр мәшәкатьнең чишелеше бар, аларны күрә белергә генә кирәк.
"Татарстан - Яңа Гасыр" тамашачыларына теләгем… уңышлар. “Татарстан - Яңа Гасыр” каналын карагыз!
|