Бүген: -- ------ 20-- --:--
Видеоархив
Хәзерге вакытта эфирда
22:00 "Партизаны". Телесериал  
Online
Хәзерге вакытта эфирда
23:00 Музыкаль эстафета  
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Телепрограмма "Болгар радиосы" Безнең архив Хәбәрләр Promo-банк


Назад к списку

Веснянкина Татьяна

Вазифагыз: "Новости Татарстана" программасында спорт яңалыкларын алып баручы, хәбәрче.

Туган көнегез: 1981 елның 8нче июле.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: төрле һөнәр ияләре – космонавт, ишегалды җыештыручы, укытучы.
Белемегез: Казан дәүләт университетының юридик факультеты.
Иң яратканыгыз: кызым.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: мин бик ачулана торган кеше түгел.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: үз эшеңне теләсә нинди шартларда да җиренә җиткереп башкару.
Хыялыгыз: дөньяның бөтен илләрендә дә булып кайту.
Тормыш максаты: зур максатлар юк, алай да тормышка ашырырга теләгән берничә максатым бар.
Тормышта иң зур уңышыгыз: дусларым.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: үземнең ай буе эшләп тапкан иң беренче хезмәт хакымны бер көндә тотып бетердем. Менә шул вакытта акчаның бик авыр табылуын аңладым.
Мавыгуларыгыз: яхшы кино, спорт, табигатькә чыгу.
Тормыш мәгънәсе: берничә елдан бу сорауга да җавап табармын дип уйлыйм.
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… иң гади, ләкин иң мөһим теләкләр – сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт.


без социаль челтәрләрдә