Зисер Игорь
Вазифагыз: "Джазовый перекресток" тапшыруының авторы һәм алып баручысы.
Туган көнегез: 1944 ел, Казан.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: астроном.
Белемегез: югары, Казан авиация институты.
Телевидениегә ничек эләктегез: килдем дә авторлык проектымны тәкъдим иттем.
Иң яратканыгыз: Яз. Джаз. Горилка.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: һәртөрле ялган.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: беренчедән, яхшы белем, икенчедән, һөнәреңә тугрылык.
Хыялыгыз: табигать кочагында әйбәтләп ял итү.
Тормыш максаты: тормыш агышының үзендә. Тулы тормыш белән яшәргә омтылырга кирәк.
Тормышта иң зур уңышыгыз: яраткан хатын-кызны очратуым.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: әлегә андый нәрсәнең булганы юк.
Мавыгуларыгыз: минем мавыгуларым эшем белән бәйле: мин джаз тарихында "казынырга" үлеп яратам.
Гаилә хәле: өйләнгән, улым бар.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Койрыкны югары тотыгыз!
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… рухи яктан һәрдаим үсегез, ягъни музыка тыңлагыз.
|