Звонарёва Светлана
Вазифагыз: "Новости Татарстана" тапшыруының алып баручысы.
Туган көнегез: 1972 елның 10нчы июле, Лениногорск.
Балачакта кем булырга теләгән идегез:актриса.
Белемегез:югары
Телевидениегә ничек эләктегез: телекомпанияләрнең берсенә реклама менеджеры булып урнашкан идем – нәтиҗәдә яңалыклар алып баручысы итеп алдылар.
Иң яратканыгыз: әнием һәм улым. Юмор хисе булган кешеләр, яхшы парфюм.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: икейөзлелек.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: эштә зур файда китерү, һәм хезмәттәшләреңнең сиңа тигезләнүе.
Хыялыгыз: Океан яки диңгез яры буендагы җылы илдә яшәргә хыялланам. Салкынга түзә алмыйм.
Тормыш максаты:улымны Кеше итеп үстерү. Җитешле булу.
Тормышта иң зур уңышыгыз: телевидениегә эләгүем.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: Күңелемне төшергән бөтен күренешләрне: "Нәрсә генә эшләнмәсен – барысы да яхшыга!" дигән девиз белән үткәреп җибәрәм.
Мавыгуларыгыз: җырларга яратам (яхшы килеп чыга да), автомобильдә җилдерү ошый, бассейнга йөрим.
Тормыш мәгънәсе: мәхәббәт.
Гаилә хәле: кияүдә түгел.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: тормыш бер генә, ул шуның белән искиткеч. Кадерен белегез. Бәхетле буласыгыз киләме – булыгыз! Барысы да үз кулыгызда!
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… күбрәк яхшы тойгылар!
|