ТО детского и молодёжного вещания
Балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе телеканалыбызның иң яшь һәм иң дәртле редакциясе дип аталырга хаклы, чөнки бирегә "телевидение ясарга" өйрәнергә теләүчеләр - мәктәп укучылары һәм студентлар килә. Мисалга, Роза Әдиятуллина ("Хәерле иртә!") һәм Айсылу Лерон кебек Татарстан телевидениесе йолдызлары - экрандагы эшчәнлеген балалар өчен "Тамчы" тапшыруында башлаган шәхесләр.
Хәзер инду бу программа "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу викторинасына үсеп җитте. Татарстан мәктәпләре җыелма командалары анда катнашып җөмһүриятнең иң акыллы укучылары исемен яулый. Тапшыруда катнашыр өчен, ныклап әзерләнергә кирәк, чөнки алып баручы Марсель Әхмәдуллин төрледән-төрле сораулар яудыра: татар милли йолаларын да, урта гасырдагы Европа диңгезчеләренең ачышларын да сорый.
Татар сабыйларының иң яраткан алып баручылары - Дәү әни белән Дәү әти дә - Балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсендә "яши". "Күчтәнәч" тапшыруын редактор Резедә Хәсәнова ("Һава торышы" алып баручысы), режиссер Әлфинур Фатыйхова, оператор Илдар Шәмсетдинов һәм, әлбәттә, алып баручылар Әлфинур Хисами һәм Зәйтүн Яркәевләрдән торган дус-тату коллектив әзерли. Көн саен дүшәмбедән алып җомгага кадәр 14:30, 18:00, 21:00 сәгатьтә Дәү әни һәм Дәү әти нәни тамашачыларга кызыклы әкият сөйләп иң татлы күчтәнәч - татарча мультфильм бүләк итә. Аларга Йомшак кушаматлы песиләре дә ярдәм итә.

"Күчтәнәч"
"Хочу мультфильм!" – балалар һәм яшьләр иҗат берләшмәсе коллективының тагын бер иҗат җимеше. Әлеге тапшыруда балалар Кеня исемле көнгерә белән кызыклы әйберләр ясарга өйрәнә, әйләнә-тирә мохит турында күбрәк белә һәм яраткан мультфильмнарын да карый ала. "Хочу мультфильм!" эфирга һәр эш көннәрендә 14:15, 18:15, 21:15 сәгатьләрдә чыга.
Менә инде 8 ел "Яшьләр тукталышы" тапшыруы татар музыкасы яңалыклары, кызыклы шәхесләр, кыскасы, татар яшьләре тормышы турында сөйли. Программаның геройлары - үзенчәлекле һәм милли тамырларына битараф булмаган яшьләр. "Яшьләр тукталышы" эфирга һәр якшәмбе 10 :30 сәгатьтә чыга. Алып баручылар - Венера һәм Алмаз.
"Син – минеке, мин – синеке" тапшыруы ул романтик шоу. Биредә яшь йөрәкләр очраша. Үзенең икенче ярын табарга теләүчеләр, нәкъ менә "Син – минеке, мин - синеке"нә мөрәҗәгать итә ала да инде. Тапшыруның алып баручылары – Зөлфәт Зиннуров һәм Луиза сез теләгән кешене табарга көченнән килгәннең барын да эшли. Ә тәҗрибәле психолог сайлаган ярының эчке дөньясын тирәнрәк ачарга ярдәм итә.
2010 елда "Күчтәнәч" тапшыруы Бөтенроссия телевизион "ТЭФИ Регион" конкурсының финалына чыкты һәм илнең өч иң яхшы балалар өчен эшләнә торган тапшыру исемлегенә керде.
Балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсенең баш мөхәррире - Рамилә Сәхабетдинова
Тел.: (843) 570-50-33






