Онлайн трансляция

Свернуть

Кичә Татарстандагы давыл Буа, Яшел Үзән, Апас районнарына зур зыян китергән

Кичә Татарстандагы давыл Буа, Яшел Үзән, Апас районнарына зур зыян китергән

https://tnv.ru

24 Апрель 2024, 10:17

2563

0

Кичә Татарстандагы давыл Буа, Яшел Үзән, Апас районнарына зур зыян китергән
Татарстанда кичә давыл дулады. Кара болытлар Республиканың Көньяк-көнбатыш районнары аша узды һәм өчесенә зыян салды. Буа, Яшел Үзән, Апаста җимерелгән корылмалар бар.

Кайдадыр тавык йомыркасы зурлыгында боз яуган. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 24 метрга җитә. Нәтиҗәсе: алып ташланган түбәләр, аударылган коймалар, сынган агачлар.

Социаль челтәрләрдә халык шундый берсеннән-берсе куркыныч кадрлар белән бүлешә. Республика Рәисе үз сәхифәләрендә Татарсан халкын кисәтеп, мондый көнне өйдә торырга киңәш итте.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров