Онлайн трансляция

Свернуть

Иң мөһим мәдәни ел вакыйгасына санаулы көннәр калып бара!

Иң мөһим мәдәни ел вакыйгасына санаулы көннәр калып бара!

https://tnv.ru

24 Март 2023, 16:51

131

0

Иң мөһим мәдәни ел вакыйгасына санаулы көннәр калып бара!
28 март көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра торган иң масштаблы бәйгеләренең берсе - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узачак.

Бәйге дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм 3 000нән артык гариза кабул итте. Гаризалар бөтен Россиядән кабул ителде: Башкортостан, Марий Эл, Чувашия, Киров, Свердлау, Төмән, Самара, Омск, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре,

28 март көнне тантаналы рәвештә 30 җиңүче игълан ителәчәк. Аларның һәркайсына акчалата приз тапшырылачак. Премиаль фонд саллы - 1000000 сумны тәшкил итә. Шулай ук 30 җиңүчегә 30 видеязма һәм 5 тапшыру әзерләнәчәк. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе бүләкләячәк. Чарада танылган татар эстрадасы йолдызлары катнашуы көтелә. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров һәм «Казан» бию ансамбле сәхнәне үз чыгышлары белән бизәячәк.

Иң мөһим мәдәни ел вакыйгасына санаулы көннәр калып бара! 28 март иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров