https://tnv.ru
09 Сентябрь 2025, 11:04
21
0

Татарстанда быел көзен "әбиләр чуагы" ике тапкыр булырга мөмкин. Бүген галимнәр шундый фаразын җиткерде. Аның беренчесе шимбә көнне башланды. Хәзерге җылыны безнең территориягә Антициклон алып килгән. Көндез температура 24 градуска кадәр күтәрелде.
Гомумән, көзге температуралар гадәттәгедән 1-2 градуска артык булачак. Белгечләр, моны - Республикада климат җылынуының тагын бер дәлиле, дип саный. ИртәЛӘгән әбиләр чуагы һәм көзгә фаразлар - Алия Сабирова репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0