Онлайн трансляция

Свернуть

10 июньдә Татарстанда яшеннәр һәм җил көчәюе көтелә

10 июньдә Татарстанда яшеннәр һәм җил көчәюе көтелә

https://tnv.ru

09 Июнь 2026, 15:30

10

0

10 июньдә Татарстанда яшеннәр һәм җил көчәюе көтелә
10 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан фаразлана. Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан, секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге 15–17 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +7…+12 градус булачак. Республиканың көнбатышында урыны белән +16 градуска кадәр җылырак булуы ихтимал. Көндез һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә +13…+15 градус, түбән урыннарда +10…+12 градус көтелә. Көндез һава температурасы +25…+27 градуска кадәр күтәреләчәк. Республика башкаласында явым-төшем фаразланмый.

Фото: сгенерировано ИИ/ ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар