Онлайн трансляция

Свернуть

Арча районының Шекә авылында умартачының берничә дистә оя корты үлгән - кем гаепле?

Арча районының Шекә авылында умартачының берничә дистә оя корты үлгән - кем гаепле?

https://tnv.ru

24 Июнь 2022, 13:40

908

0

Арча районының Шекә авылында умартачының берничә дистә оя корты үлгән - кем гаепле?
Татарстан умартачылары өчен быелның беренче югалтуы. Арча районының Шекә авылында умартачының берничә дистә оя корты үлгән. Берсендә 50 дән алып 100 меңгә кадәр корт бар иде, дип уфтана хуҗа. Гаилә моның сәбәбен кырларны эшкәртүдән күрә. Хәзер рапс чәчәк ата башлады, ди алар. Әлеге кортлар да шул кырлардан бал җыйган булса кирәк.

Әмма рапс кырлары караган хуҗалыкта умартачыларны алдан ук кисәтеп куйдык, дип белдерделәр. Ни өчен елдан-ел чара күрүгә карамастан, әлеге мәсәлә үз актуаллеген югатмый? Зыян күргән Закировлар гаиләсендә ТНВ хәбәрчесе булып кайтты.

Нурулла Закиров кортларын кичә иртән үлә башладылар ди. Ул чыкканда оя каршына алар күч булып өелгән. Көн дәвамында ул тагын да зурая. Югыйсә кышны 32 оям исән чыкты ди хуҗа. Әле яңа туган кортлары көч җыярга да өлгерми кала. Тулырак «Татарстан хәбәрләре» сюжетында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров