Онлайн трансляция

Свернуть

Республиканың 29 районында игенчеләр уракка чыкты

Республиканың 29 районында игенчеләр уракка чыкты

https://tnv.ru

22 Июль 2025, 09:30

80

0

Республиканың 29 районында игенчеләр уракка чыкты
Республика игенчеләре уракка чыкты. Бүгенгә 29 районда эш бара. 142 мең тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 47 центнер чыга.

Бу ялларда Республика Рәисе эш барышын вертолеттан да күзәтте, игенчеләр белән шәхсән дә күреште.

Рөстәм Миңнеханов Аксубай һәм Алексеевск районнарына барды. Комбайннарның мөмкинлеге белән дә, игенчеләрне ничек ашатулары белән дә кызыксына. Урып җыюны августта төгәлләү бурычы тора. Шул ук вакытта киләсе ел уңышына нигез саласы бар. Урак өстендәге җаваплы бурычлар, игенчеләрнең кәефе турында киләсе репортажда.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар