https://tnv.ru
24 Июль 2025, 10:23
44
0
Районда бу эшкә беренчеләрдән булып керешкәннәр.

Яшел Үзән районында бөртекле культуралар җыю кампаниясе башланган. Бүгенге көндә 500 га мәйданда көзге бодай суктырылган, уртача уңыш – 40 ц/га һәм 350 га мәйданда уҗым шепкәсе (озимой рыжик). Бу хакта "Яшел Үзән" газетасы яза.
Районда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең гомуми мәйданы 83 мең гектардан артык.
2025 ел уңышы өчен 9,7 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән 9276 га көзге бодай, 75 га көзге арыш һәм 382 га уҗым шепкәсе. Кырларда уңыш җыю беренче чиратта һава шартларына һәм урып-җыю культурасының җитлеккәнлегенә бәйле. Төп бөртеклеләрне җыю эшләрен августта тәмамлау планлаштырыла.
Фото: "Яшел Үзән" архивыннан
Бүлешергә
Комментарии 0