Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда гыйнвар ахырында балаларның коронавирустан ирекле вакцинация башланачак

Татарстанда гыйнвар ахырында балаларның коронавирустан ирекле вакцинация башланачак

https://tnv.ru

21 Январь 2022, 11:39

1725

0

Татарстанда гыйнвар ахырында балаларның коронавирустан ирекле вакцинация башланачак
Татарстанда гыйнвар ахырында 12-17 яшьлек мәктәп укучыларын коронавирустан прививка ясата башларга җыеналар. Хәзер республикага «Спутник М» вакцинасы кайтарылачак. Бу хакта баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Лопушов балаларны коронавируска каршы вакцинацияләү бары тик ирекле нигездә генә булачак, дип билгеләп үтте. Хәзер мәктәпләрдә ата-аналарның вакцинациягә ризалыгы җыялар. Ризалык алганнан соң, балаларны медицина пунктларында, колледжларда һәм балалар сырхауханәләрендә прививка ясый башлаячаклар.

Лопушов республикага омикрон-коронавирус штаммы килүгә, эпидемиология вәзгыяте начарланачак, дип ассызыклады.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров