Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөселманнары Лаеш районы имам-мөхтәсибе белән хушлашты

Татарстан мөселманнары Лаеш районы имам-мөхтәсибе белән хушлашты

https://tnv.ru

24 Июнь 2022, 10:41

896

0

Татарстан мөселманнары Лаеш районы имам-мөхтәсибе белән хушлашты
Кичә, билгеле дин эшлеклесе, Лаеш районының хөрмәтле имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллин белән хушлаштылар. Җеназа намазы кичә өйләдән соң Лаеш районы Усад авылының “Ихлас” мәчетендә узган. Мәрхүм белән хушлашырга республика имам-мөхтәсибләре, Лаеш районы имамнары, район җитәкчелеге, дуслары һәм якыннары килде. Җеназа намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

- Рәүһәт хәзрәтнең бөтен тормышы Аллаһ юлында була. Республикабызда динебезнең асыл кыйммәтләрен таратуга ул гомеренең күп елларын багышлаган: башта Мамадышта 12 ел мөхтәсиб булып хезмәт иткән, аннан 22 ел буе Лаешта ислам үсеше өчен тырышлыклар куя – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашып.

Рәүһәт Гатауллин туган авылы – Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылы зиратында җирләнде. Аңа 74 яшь иде.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров