Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктлары хәләл ризык белән тәэмин ителә

Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктлары хәләл ризык белән тәэмин ителә

https://tnv.ru

06 Октябрь 2022, 15:13

98

0

Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктлары хәләл ризык белән тәэмин ителә
Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларында - «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, танк училищесында һәм танк полигонында мөселманнарга хәләл ризык ашату оештырыла.

Солдатларны кайнар хәләл ризык белән тәэмин итү Казанның «Мәдинә food» кафесы һәм битараф булмаган мөселманнарның акчалата ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Кафе ризыкларны көн саен үз бәясеннән җибәрә. Киләчәктә әлеге башлангычка шулай ук "Аль-Бухари" һәм "Азу" кафелары да кушылачак.

Солдатларның бер көн туклануы 5000 сумга чыга, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Хәләл ризык белән мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларындагы намаз уку бүлмәләренә йөрүче мөселманнар туклана.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров