Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанине аның кабере янында искә алачаклар

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанине аның кабере янында искә алачаклар

https://tnv.ru

15 Январь 2025, 09:45

18

0

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанине аның кабере янында искә алачаклар
2025 елның 16 гыйнварында күренекле дин галиме, мәгърифәтче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 207 ел тула (1818-1889). Әлеге уңайдан татар-мөселман җәмәгатьчелеге галимне искә алу өчен аның кабере янына җыелачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Очрашу Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында узачак, биредә дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, остазлар һәм журналистлар катнашачак.

09:50 сәгатьтә Казан шәһәре Яңа бистә зиратының төп капкасыннан башланган чарада хәзрәтләр Коръән аятьләре укыячак һәм җыелган җәмәгать белән бергәләп дога кылачак. 

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров