Онлайн трансляция

Свернуть

Мәктәпләрдә өй эшләрен бетерергә мөмкиннәр

Мәктәпләрдә өй эшләрен бетерергә мөмкиннәр

https://tnv.ru

02 Июнь 2023, 13:41

418

0

Мәктәпләрдә өй эшләрен бетерергә мөмкиннәр
Мәктәп укучылары һәм укытучыларга йөкләнешне киметү өчен балаларга өй эше бирмәскә кирәк. «Яңа кешеләр» фракциясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы җиткерә дип, "Татар-информ" хәбәр итә.

«Улым минем депутат булуымны белүгә үк өй эшен гамәлдән чыгара торган закон кабул итүне сорады. Бүген Мәскәү ата-аналары белән очрашуда мин вакыт җитүен аңладым. Бу – дөнья күләмендәге тәҗрибә. Балалар һәм укытучыларга йөкләнешне киметү барысына да файдага гына булачак», - дип искәртте парламентарий.

Даванков якын арада бу мәсьәлә хакында Мәскәүнең Мәгариф һәм фән департаменты белән фикер алышырга вәгъдә итте.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров