Онлайн трансляция

Свернуть

Россия югары уку йортлары яңа мәгариф системасына күчәчәк

Россия югары уку йортлары яңа мәгариф системасына күчәчәк

https://tnv.ru

07 Январь 2025, 21:51

29

0

Россия югары уку йортлары яңа мәгариф системасына күчәчәк
2026 елның 1 сентябреннән Россия югары уку йортлары тулысынча яңа югары белем бирү системасына күчәчәк. Бу хакта РИА «Новости» РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

"Барлык Россия университетларының яңартылган югары белем бирү системасына күчүе 2026 елның 1 сентябреннән планлаштырыла. Күрсәтелгән вакытка Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тиешле норматив хокукый актларны әзерләячәк һәм раслаячак», — диелә хәбәрдә.

Мәгариф системасында югары һәм махсуслаштырылган югары белем барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта магистратура сакланачак, ләкин яңартылган форматта. Ведомствода ачыклык кертүләренчә, гамәлдәге студентлар сайланган белем бирү программасы нигезендә укуларын тәмамлый алачак.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров