https://tnv.ru
17 Январь 2025, 10:31
28
0

Кичә Республика Рәисе Казанда милли мәгарифнең йөзек кашы булган - Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең яңа корпусын карады.
Әлеге бина - уку елы башында кулланылышка тапшырылды. Шәһәрнең төрле районнарыннан шушында килеп, татарча белем алырга теләүчеләр күп, ә гимназия аларны сыйдыра алмый иде. Рөстәм Миңнеханов карары буенча өстәмә корпус төзеделәр. 4 катлы өстәмә бинада хәзер 270 бала укый.
Гимназия - татар телен, мәдәниятен, халкыбызның тарихын өйрәнү һәм саклау буенча мәгариф министрлыгының ресурс базасы булып санала. Милли мәгарифтә маяк булып калу өчен - бүген нинди мөмкинлекләрдән файдаланалар? Республика рәисе бу эшчәнлеккә нинди бәя бирде? Гөлназ Сәйфетдинова репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0