Онлайн трансляция

Свернуть

Кыш айларында Казан урамнарыннан күпме кар чистартылган булган?

Кыш айларында Казан урамнарыннан күпме кар чистартылган булган?

https://tnv.ru

27 Март 2023, 13:32

56

0

Кыш айларында Казан урамнарыннан күпме кар чистартылган булган?
Кыш айларында Казан урамнарыннан 938 мең тонна кар чистартканнар. Бүген әлеге саннарны Башкарма комитетның аппарат киңәшмәсендә яңгыраттылар, диелә Казан мэриясе сайтында. Көн саен урамда 622 кеше һәм 475 техник берәмлек эшләгән.

Карны чистарту 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген игътибар үзәгендә су басу ихтималы булган урыннар һәм бистә юллары тора.

«Быел кышын кар күп яуды. Тротуарларны чистартуда кыенлыклар булды. Моның сәбәпләре - техник җайланмалар һәм юл эшчеләре җитмәүдә.
Бездә бер кеше 10 урам өчен җаваплы иде», - дип ассызыклый Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Фото: freepik.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров