Онлайн трансляция

Свернуть

Казан урамы юлларындагы чокырлар белән ничек көрәшәләр?

Казан урамы юлларындагы чокырлар белән ничек көрәшәләр?

https://tnv.ru

28 Март 2023, 15:59

87

0

Казан урамы юлларындагы чокырлар белән ничек көрәшәләр?
Яз иртә килгәнлектән Республика юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтларга 2 атнага алданрак керештеләр. Эш күләме дә артыграк булачак. Чөнки юл өслеге кышкы чорда нык таушалган.

Соңгы атнада социаль челтәрләрдәге һәр 5 нче хәбәрдә юлларның торышыннан зарланалар. Иң күп канәгатьсезлек - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт районнарыннан килә. Шимбә көнне Республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә җитди игътибар бирүләрен сорады һәм юл хуҗалыгын министрын урыннан торгызып эшне оештыру бурычын куйды.

Юлларның торышы - хәрәкәтнең иминлеге һәм яшәү сыйфаты күрсәткече, ди Татарстан Рәисе. Казан урамнарыннан узгач, Гөлназ Сәйфетдинова алда торган эшнең никадәр күләмле булуын кузаллады.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров