Онлайн трансляция

Свернуть

Лаеш районындагы балалар лагерендә бер малай өстенә футбол капкасы төшкән

Лаеш районындагы балалар лагерендә бер малай өстенә футбол капкасы төшкән

https://tnv.ru

29 Март 2023, 11:46

294

0

Лаеш районындагы балалар лагерендә бер малай өстенә футбол капкасы төшкән
Лаеш районындагы балалар лагерендә бер малай өстенә футбол капкасы төшкән. Әлеге хәл буенча җинаять эше ачылды.

13 яшьлек үсмер авыр хәлдә балалар республика клиник хастаханәсенә озатылган. Хәзер реанимациядә ята. Хәле авыр, тотрыклы, дип бәяләнә. Килеп чыккан хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү бара.

Шунысы төгәл билгеле - "Волга" яшьләр үзәгенә сменага килгән балалар ул кырда уйнарга тиеш булмаган. Мәйдан әле әзер булмый. Кырга рөхсәтсез чыкканнар, ә кем юл куйган? Беренчел фикерләрне ТНВ хәбәрчесе Гөлназ Сәйфетдинова тыңлады.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров