Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисе "Барысы да балалар өчен" инклюзив үзәгендә булды

Татарстан Рәисе "Барысы да балалар өчен" инклюзив үзәгендә булды

https://tnv.ru

01 Июнь 2023, 15:48

157

0

Татарстан Рәисе "Барысы да балалар өчен" инклюзив үзәгендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәгендә булган.

Үзәктә коворкинг, балалар уен бүлмәсе, психолог кабинеты һәм тегү остаханәсе оештырылган. Проект үзенчәлекле балаларның әниләрен берләштерергә тиеш. Алар балаларын белгечләр күзәтүе астында калдырып эшли алалар, шулай ук мастер-классларда катнаша һәм юридик һәм психологик ярдәм ала алалар.

Татарстан Рәисенә тегү цехын күрсәттеләр. Остаханәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кием тегәләр. Монда 12 тегү өстәле урнаштырылган.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров